2016 нчы елда Горький тимер юлыннан ерак араларга йөрүче поездларга 3,9 млн пассажир Интернет челтәре аша электрон билетлар алган, бу 2015 ел күрсәткечләреннән 19,5% ка артып китә. Челтәр ярдәмендә иң күп билет июль аенда сатылган – 425,8 мең билет. Бу 2015 нче елның июленнән 17,7% ка күбрәк.
Горький тимер юлыннан ерак араларга йөрүче поездларга сатылган билетларның 53,6% Интернет аша рәсмиләштерелә, ә челтәр аша билет алган пассажирларның күп өлеше электрон теркәүне уза.
Исегезгә төшерәбез, ерак араларга йөрүче поездларга билетны “РТЮ” ААҖ сайтының “Пассажирларга” бүлегендә (http://pass.web.rzd/) рәсмиләштерергә һәм банк картасы ярдәмендә түләргә була. Поездга утыру өчен пассажирга утырту купонын билет кассасында алырга яки үз-үзеңә хезмәт күрсәтү терминалында бастырып чыгарырга кирәк булачак. Шулай ук пассажирның электрон теркәү хезмәте белән файдалану һәм электрон рәвештә утырту талоны алу мөмкинлеге бар. Талонны поезга утырганда чыгартылган рәвештә (А4 форматы), йә мобиль җайланма экранында күрсәтергә кирәк.
Шулай ук поезга утырганда билет рәсмиләштерелгән затка шәхесне раслый торган документның оригиналын күрсәтергә кирәк булачак.