Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 124 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 13 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 29 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 501 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 352.
Казан аэропортыннан 50 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 8 халыкара рейслар. 2038 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1709 кеше килгән.
12 нче гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -4 - -9 градус. Юлларда бозлавык.