2016 нчы елда Горький магистраленең линия предприятиеләре хезмәткәрләре өчен Сарапул, Бисертский заводы, Биектау һәм Шәмәрдән станцияләрендә 4 торак йорт (24 фатир) төзелгән. Махсуслаштырылган торак фондыннан якынча 500 мең кв. метр тапшырылган.
Технологик торак төзү программасы эшче кадрларны һәм белгечләрне саклап калуга юнәлдерелгән, һәм “РТЮ” ААҖ өчен социаль һәм кадрлар сәясәтенең мөһим элементы булып тора. 2017 нче елда Горький тимер юлындагы Арча һәм Мураши станцияләрендә дүрт фатирлы торак йортлар төзү планлаштырыла.