10 нчы гыйнварда республика юлларында 13 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

 

Республикада үткән тәүлектә 5 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 5 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 13 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 26 очрагы, 55 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 291 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Гыйнварның 10 көне эчендә республикада 81 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 5 кеше һәлак булган һәм 116 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International