Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 118 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 35 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 327 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 179.
Казан аэропортыннан 55 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 9 халыкара рейслар. 2354 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1855 кеше килгән.
11 нче гыйнварда Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән, иртән һәм көндез күпчелек районнарда кар, көнбатыштан талгын җил. Температура: -3 - -8 градус. Юлларда бозлавык.