Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 114 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 31 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 295 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 151.
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 14 халыкара рейслар. 2591 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2858 кеше килгән.
30 нчы декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, төнлә урыны белән кар, көндез күпчелек районнарда кар, урыны белән буран, көньяк-көнбатыштан талгын җил. Температура: -1 - -6 градус. Юлларда бозлавык.