Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 124 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 21 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 556 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында – 388.

 

Казан аэропортыннан 66 рейс башкарылган, шул исәптә 7 чартер, 10 халыкара рейслар. 2361 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2838 кеше килгән.

 

29 нчы декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көнбатыштан, бозлавык. Температура: -2 - -7 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International