14 нче декабрьдә республика юлларында 352 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Үткән тәүлектә республикада 14 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 2 кеше һәлак булган һәм 14 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 15 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 27 очрагы, 57 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 352 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Декабрьнең 14 көне эчендә республикада 194 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 17 кеше һәлак булган һәм 232 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International