Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 116 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 31 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 352 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 227.

 

Казан аэропортыннан 67 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 10 халыкара рейслар. 2363 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2125 кеше килгән.

 

15 нче декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -14 - -19 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International