Кичә “Татарстан Республикасы өчен иң яхшы илле инновацион идея” XII республика конкурсының нәтиҗәләре чыгарылды. Конкурсның оештыручылары – ТР Инвестицион-венчур фонды, ТР Фәннәр академиясе һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы.
Конкурс, оештыручылар идеясе буенча, галимнәрне, уйлап табучыларны, студентларны һәм мәктәп укучыларын инновацион эшчәнлеккә стимуллаштыруга, шулай ук республика икътисадына яңа перспектив технологияләр кертүгә, Татарстан Республикасы предприятиеләре продукциясенең конкурентлык сәләтен арттыру максатыннан фәнни сыйдырышлы җитештерүне үстерүгә шартлар тудыруга юнәлдерелгән. 2016 елда конкурска 2156 инновацион идея тәкъдим ителгән, алар Эксперт советы тарафыннан бәяләнгән.
Конкурс 8 номинация буенча уздырылган – “Перспектива”, “Мәгарифтә инновацияләр”, “Инновацияләргә старт”, “Наноимпульс”, “Россиянең инновацион төбәкләре ассоциациясе проектлары”, “Ел патенты”, “Социаль әһәмияткә ия инновацияләр”, “Яшьләр инновацион проекты”. Моннан тыш, конкурс партнерлары – “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ, “Связьинвестнефтехим” ААҖ, “Ак Барс Банк” АҖ һәм "Химград" ААҖ аерым премияләр һәм стипендияләр тапшырдылар. Безнең министрлыкның Стратегик үстерү идарәсе башлыгы Илнур Нурмөхәммәтов “Ак Барс Банк” АҖ номинациясенең җиңүчесе дип табылды. Котлыйбыз, хезмәттәшебез!