Казаннан Ашхабадка турыдан-туры авиарейслар ачыла

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

 

14 декабрьдә Казан-Ашхабад маршруты буенча яңа авиарейслар ачыла. Ике якка да очышлар атнасына ике тапкыр башкарылачак.

Очыш вакыты 4 сәгать булачак. Туры авиаэлемтәләр эшлекле элемтәләрне җәелдерүдә стимул булырга тиешлегенә ышана Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары вазифасын вакытлыча башкаручы Алексей Сидоров. «Безнең илнең һәм Төрекмәнстанның бизнес вәкилләренең эре уртак проектлары бар, шунлыктан Казаннан Ашхабадка туры рейс эшлекле сәфәрләр өчен бик кулай булачак», – дип саный Сидоров.

Казан-Ашхабад һәм Ашхабад-Казан маршрутларын Төрекмәнстанның Turkmenistan Airlines дәүләт авиакомпаниясе башкарачак. Әлеге маршрутта Boeing 737-800 самолетлары хезмәт күрсәтәчәк. Авиакомпания Казахстан, Таиланд, Һиндстан, Германия, Бөекбритания, Россиягә һәм башка илләргә даими рейслар ясый. Ашхабадта сентябрь аенда яңа аэропорт ачылды– Казаннан самолетлар шунда төшәчәк. Татарстан башкаласы Төрекмәнстан белән турыдан-туры авиарейслары булган өченче Россия шәһәре. Элек Ашхабадтан авиаэлемтәләр Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка башкарыла иде.

Казаннан Ашхабадка беренче очыш бүген, 14 декабрьдә, 23 сәгать 20 минутта «Казан» халыкара аэропортыннан башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International