13 нче декабрьдә республика юлларында 9 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Республикада үткән тәүлектә 16 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 22 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 9 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 24 очрагы, 26 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 387 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Декабрьнең 13 көне эчендә республикада 180 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 15 кеше һәлак булган һәм 218 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International