Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 14 декабре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 129 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 31 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 246 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 126.

 

Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 14 халыкара рейслар. 2309 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2138 кеше килгән.

 

14 нче декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, төнлә һәм иртән урыны белән томан, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -12 - -17 градус, көнчыгышта -20 градучка кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International