Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 122 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 31 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 434 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 286.
Казан аэропортыннан 75 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 14 халыкара рейслар. 2180 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2116 кеше килгән.
13 нче декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көнбатыштан. Температура: -15 - -20 градус.