Үткән тәүлектә республикада 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 12 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 7 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 18 очрагы, 36 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 378 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Декабрьнең 7 көне эчендә республикада 88 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 4 кеше һәлак булган һәм 105 кеше төрле тән җәрәхәте алган.