Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 142 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 35 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 526 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 378.

 

Казан аэропортыннан 62 рейс башкарылган, шул исәптә 12 чартер, 10 халыкара рейслар. 2587 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2562 кеше килгән.

 

8 нче декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -12 - -17 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International