6 нчы декабрьдә республика юлларында 14 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

 

Республикада үткән тәүлектә 16 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 17 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 14 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 14 очрагы, 21 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 312 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Декабрьнең 6 көне эчендә республикада 60 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 4 кеше һәлак булган һәм 76 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International