Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 124 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 44 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 513 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 401.
Казан аэропортыннан 76 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 1 халыкара рейслар. 2242 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2005 кеше килгән.
7 нче декабрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, вакыты белән кар, урыны белән буран, җилнең юнәлеше көньяк-көнбатыштан төньяк-көнбатышка таба күчә. Температура: -10 - -15 градус.