Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 129 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 6 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 38 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 460 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 322.

 

Казан аэропортыннан 80 рейс башкарылган, шул исәптә 2 чартер, 12 халыкара рейслар. 1936 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 1876 кеше килгән.

 

30 нчы ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар явачак, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: -3 - -8 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International