Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 141 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 56 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 474 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 336.

 

Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 14 халыкара рейслар. 2531 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2212 кеше килгән.

 

29 нчы ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар, юеш кар явачак, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -2 - +2 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International