25-27 ноябрьдә республика юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 77 очрагы ачыкланган

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

 

25-27 ноябрьдә Татарстан Республикасы территориясендә 73 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 77 очрагы, 192 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 1549 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Ноябрьнең 27 көне эчендә республикада 304 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 44 кеше һәлак булган һәм 372 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International