Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 128 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 31 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 321 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 183.

 

Казан аэропортыннан 65 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 10 халыкара рейслар. 2984 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2339 кеше килгән.

 

28 нче ноябрьдә Татарстанда болытлы һава көтелә, кар, юеш кар һәм яңгыр явачак, кайбер районнарда буран, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -2 - +3 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International