Республикада үткән тәүлектә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 9 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 7 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 12 очрагы, 49 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 567 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Ноябрьнең 24 көне эчендә республикада 252 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 29 кеше һәлак булган һәм 303 кеше төрле тән җәрәхәте алган.