Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 25 ноябре, җомга

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 120 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 14 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 24 очрагы теркәлгән.

 

Республика юлларында 219 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 133.

 

Казан аэропортыннан 70 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 8 халыкара рейслар. 2342 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2692 кеше килгән.

 

25 нче ноябрьдә Татарстанда аязучан болытлы һава көтелә, көндез кар, юеш кар явачак, кайбер районнарда буран, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: 0 - -4 градус.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International