23 нче ноябрьдә республика юлларында 625 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2016 елның 24 ноябре, пәнҗешәмбе

Үткән тәүлектә республикада 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 3 кеше һәлак булган һәм 17 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 11 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 41 очрагы, 41 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 625 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Ноябрьнең 23 көне эчендә республикада 243 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 28 кеше һәлак булган һәм 294 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International