Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 135 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 37 очрагы теркәлгән.
Республика юлларында 195 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 109.
Казан аэропортыннан 63 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 8 халыкара рейслар. 2243 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2269 кеше килгән.
24 нче ноябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез төньяк районнарда урыны белән кар. Җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -2 - -7 градус. Юлларда урыны белән бозлавык.