22 нче ноябрьдә республика юлларында 18 йөртүченең исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүе ачыкланган

2016 елның 23 ноябре, чәршәмбе

Республикада үткән тәүлектә 8 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 1 кеше һәлак булган һәм 8 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 18 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 17 очрагы, 41 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 459 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.

Ноябрьнең 23 көне эчендә республикада 231 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 25 кеше һәлак булган һәм 277 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International