Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 22 ноябре, сишәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 137 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә тизлек режимы бозылмаган, маршруттан тайпылу очраклары теркәлмәгән.

 

Республика юлларында 240 берәмлек кар чистартучы техника эшләгән, шул исәптә төбәк юлларында - 154.

 

Казан аэропортыннан 79 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 13 халыкара рейслар. 2581 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2452 кеше килгән.

 

22 нче ноябрьдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: -5 - -10 градус. Юлларда бозлавык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International