Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 126 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 11 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 71 рейс башкарылган, шул исәптә 3 чартер, 9 халыкара рейслар. 2353 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2107 кеше килгән.