Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 3 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 276 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 33 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 63 рейс башкарылган, шул исәптә 5 чартер, 16 халыкара рейслар. 2538 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2497 кеше килгән.

 

3 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көньяк-көнчыгыштан. Температура: -2 - -7 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International