Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 2 ноябре, чәршәмбе

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 275 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган,    маршруттан тайпылуның 9 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 85 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 16 халыкара рейслар. 3025 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2783 кеше килгән.

 

2 нче ноябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: 0 - -5 гр. Юлларда бозлавык.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International