6 нчы ноябрьдән А.Камалиев проспекты һәм П.Лумумба урамы хәрәкәт өчен өлешчә ябыла

2016 елның 1 ноябре, сишәмбе

 

Казанда суүткәргеч төзү өчен техника урнаштыру сәбәпле Альберт Камалиев проспекты һәм Патрис Лумумба урамы өлешчә ябыла.
6-19 ноябрьдә Альберт Камалиев проспектының Патрис Лумумба урамындагы 50 нче номерлы йорты янындагы транспорт йөри торган өлешендә хәрәкәт туктатылачак.
13-20 ноябрьдә Патрис Лумумба урамы буенча урнашкан 47 нче номерлы йорт янындагы транспорт йөри торган участок ябык булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International