Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 255 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 10 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 77 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер, 14 халыкара рейслар. 2776 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2517 кеше килгән.
1 нче ноябрьдә республикада болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда кар, җил төньяк-көнчыгыштан, төньяктан. Температура: 0 - -3 гр. Юлларда урыны белән бозлавык.