Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 253 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 1 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 19 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 13 чартер, 11 халыкара рейслар. 2083 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2404 кеше килгән.
31 нче октябрьдә республикада болытлы һава көтелә, кар, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: +2 - -2 гр.