Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 263 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 26 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 81 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 15 халыкара рейслар. 2950 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2860 кеше килгән.
29 нчы октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән кар, җил көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан. Температура: +3 - -2 гр.