Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 28 октябре, җомга

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 265 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 11 тапкыр тизлек режимы бозылган,  маршруттан тайпылуның 133 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 66 рейс башкарылган, шул исәптә 4 чартер, 14 халыкара рейслар. 2574 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2541 кеше килгән.

 

28 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, явым-төшемсез, җил төньяк-көнчыгыштан. Температура: 3 - +8 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International