Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 253 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 10 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 91 рейс башкарылган, шул исәптә 11 чартер, 20 халыкара рейслар. 2199 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2763 кеше килгән.
25 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал, җил төньяк-көнбатыштан, төньяктан. Температура: 0 - +4 гр.