25-27 октябрьдә Тукай муниципаль районында "Яр Чаллы-Түбән Кама"-Иштеряково автомобиль юлы транспорт хәрәкәте өчен вакытлыча ябыла. Биредә бу чорда әлеге юлны кисеп чыгучы тимер юл кичүен ремонтлау планлаштырылган.
Урап узар өчен автомобильчеләргә Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт һәм "Яр Чаллы-Зәй-Әлмәт"-Түбән Кама автомобиль юллары тәкъдим ителә. Тиешле юл билгеләре белән урап узу схемасы ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ белән килешенгән. Машина йөртүчеләрнең юлның әлеге участогында үз маршрутларын алдан ук планлаштырып куюларын сорыйбыз.