Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 261 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 8 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 45 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 59 рейс башкарылган, шул исәптә 1 чартер, 8 халыкара рейслар. 2360 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 2301 кеше килгән.
4 нче октябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, кайбер районнарда томан, көндез көнчыгышта урыны белән яңгыр һәм юеш кар явуы ихтимал, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: 0 - +5 гр.