19 нчы сентябрьдә республика юлларында 461 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Үткән тәүлектә республикада 24 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 3 кеше һәлак булган һәм 26 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 19 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 47 очрагы, 50 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 461 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Сентябрьнең 19 көне эчендә республикада 277 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 26 кеше һәлак булган һәм 328 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International