Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 270 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 51 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 95 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер, 23 халыкара рейслар. 4048 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4010 кеше килгән.
20 нче сентябрьдә республикада болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +8 - +13 гр.