Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 238 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 59 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 73 рейс башкарылган, шул исәптә 8 чартер, 14 халыкара рейслар. 3259 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3273 кеше килгән.
19 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +8 - +13 гр.