Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 16 сентябре, җомга

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 270 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә маршруттан тайпылуның 32 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 86 рейс башкарылган, шул исәптә 16 чартер, 26 халыкара рейслар. 4160 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4220 кеше килгән.

 

16 нчы сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +9 - +14 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International