Үткән тәүлеккә Татарстан Республикасында транспорт комплексының хәле турында мәгълүмати хәбәр

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

 

Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 253 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 4 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 57 очрагы теркәлгән.

 

Казан аэропортыннан 82 рейс башкарылган, шул исәптә 9 чартер, 9 халыкара рейслар. 2766 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3173 кеше килгән.

 

15 нче сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +9 - +14 гр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International