Үткән тәүлектә республикада 18 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 22 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 16 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 63 очрагы, 101 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 544 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.
Сентябрьнең 13 көне эчендә республикада 177 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 16 кеше һәлак булган һәм 218 кеше төрле тән җәрәхәте алган.