Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 254 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 2 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 44 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 84 рейс башкарылган, шул исәптә 14 чартер һәм 22 халыкара рейслар. 3972 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 4083 кеше килгән.
9 нчы сентябрьдә республикада аязучан болытлы һава көтелә, күпчелек районнарда яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +11 - +16 гр.