7 нче сентябрьдә республика юлларында 599 куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы ачыкланган

2016 елның 8 сентябре, пәнҗешәмбе

 

Үткән тәүлектә республикада 12 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 14 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

Татарстан Республикасы территориясендә 27 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 68 очрагы, 93 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 599 очрак – машина йөртүчеләрнең һәм пассажирларның куркынычсызлык каешын эләктермәүләре теркәлгән.

Сентябрьнең 7 көне эчендә республикада 85 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә 8 кеше һәлак булган һәм 100 кеше төрле тән җәрәхәте алган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International