Республикада үткән тәүлектә 9 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 9 кеше төрле тән җәрәхәте алган.
Татарстан Республикасы территориясендә 17 исерек килеш транспорт чарасы белән идарә итүче ачыкланган. Шулай ук юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып каршы як юлга чыгуның 71 очрагы, 110 очрак – балаларны махсус балалар утыргычы белән җиһазландырылмаган транспортта йөртү һәм 710 очрак - куркынычсызлык каешын эләктермәү теркәлгән.
Сентябрьнең 6 көне эчендә республикада 73 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, нәтиҗәдә, 8 кеше һәлак булган һәм 86 кеше төрле тән җәрәхәте алган.