Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 248 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 5 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 79 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 94 рейс башкарылган, шул исәптә 6 чартер һәм 19 халыкара рейслар. 3534 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3694 кеше килгән.
7 нче сентябрьдә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән кыска вакытлы яңгыр, җил төньяк-көнбатыштан. Температура: +11 - +16 гр.