Татарстан буенча муниципальара маршрутларга мониторинг системасында 240 автобус чыккан. Аларда урнаштырылган ГЛОНАСС системасы күрсәткәнчә, тәүлек эчендә 3 тапкыр тизлек режимы бозылган, маршруттан тайпылуның 29 очрагы теркәлгән.
Казан аэропортыннан 88 рейс башкарылган, шул исәптә 17 чартер һәм 17 халыкара рейслар. 3510 пассажир озатып җибәрелгән, Татарстан башкаласына 3325 кеше килгән.
31 нче августта республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, урыны белән яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан. Температура: +22 - +27 гр.